tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пресс-релизы
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пресс-релизы

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пресс-релизы

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узачак. Аның эшендә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык делегат һәм шәрәфле кунак катнашыр дип көтелә. 100дән артык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле съезд чараларын яктыртачак. Съездда, гадәттәгечә, татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалары, фән, мәгариф, спорт һәм сәнгать, дәүләт ведомстволары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, эре предприятие җитәкчеләре һәм меценатлар катнашачак.

Быелгы VIII съезд Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышлана. Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 1992 елның июнендә оештырыла, шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессының I съезды да уза.

2017 елда, Бөтендөнья татар конгрессы тарихында беренче тапкыр, 75 кешедән торган Милли Шура оештырыла. Милли Шура рәисе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев сайлана. БТКның чираттан тыш VII съезды 2018 елда узды. Көн тәртибендә Бөтендөнья татар конгрессы уставына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды чаралары 30 июльдә башлана. VIII съезд делегатлары һәм мөхтәрәм кунаклар Иске Татар бистәсендә уза торган «Печән базары» фестивалендә катнашачак.

31 июльдә съездда катнашучылар, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Изге Болгар шәһәренә сәфәр кылачак.

1 август көнне «Kazan Expo» күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы утырышы узачак. Шулай ук биредә:

  1. Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине.
  2. Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.
  3. Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.
  4. Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек.
  5. Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.
  6. Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
  7. Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар

дигән дискуссион мәйданчыклар эшләячәк.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев катнашында VIII съездның беренче утырышы планлаштырыла.

Кичен Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булачак.

2 августта «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында VIII съездның пленар утырышы һәм яңа сайланган Милли Шураның беренче җыелышы үтәчәк.

«Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә ике көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*