tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа районының Яңа Чәчкап мәктәбе укучылары авыл баласы тормышын эскизда күрсәтте
Буа районының Яңа Чәчкап мәктәбе укучылары авыл баласы тормышын эскизда күрсәтте

Буа районының Яңа Чәчкап мәктәбе укучылары авыл баласы тормышын эскизда күрсәтте

Буа районының Яңа Чәчкап төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары уникаль проект кысаларында Казанга килеп спектакль эскизы күрсәтте. «Чисто. Чиста» дип аталган спектакль эскизын балалар белән бергә Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина һәм Ислам Вәлиев әзерләгән.

«Бу бик матур оештырылган яңа проект икән. Балалар үзләре турында үзләре сөйли. Башта кешегә бик аңлашылып та бетмәскә мөмкин», – диделәр балалар белән килгән татар теле укытучылары Фәридә Рәхимова һәм Айсылу Солтанова.

Эскиз өчен элемент итеп балаларның милли көрәшкә йөрүләре дә, мәктәптә янәшә урнашкан өч авыл балаларының укуы да, балалар белән укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләр дә алынган.

Балаларның театр эскизларын карарга халык язучы Рабит Батулла, Яңа Чәчкап мәктәбендә укыган шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина, режиссер Булат Минкин һәм башкалар килгән иде.

Татарстанның дүрт авыл мәктәбе – Новотроицкое, Богородское, Кыят һәм Яңа Чәчкап укучылары үткән ялларда ике көн дәвамында Милли китапханәдә спектакль эскизлары күрсәтте.

«Видимо-невидимо» театраль-педагогик проект кысаларында әзерләнгән эскизлар MOÑ театр мәйданчыгында «Смена»ның Җәйге китап фестивале кысаларында күрсәтелде.

«Проектта алтмышлап бала катнашты. Проект грант хисабына эшләнде. Спектакль әзерләүче кураторлар авылларда торып эшләделәр, эскизлар башта авылда күрсәтелде. Аннары балаларны Казанга алып килдек. Экскурсияләр оештырдык, спектакльләргә йөрттек», – дип сөйләде кураторларның берсе Алена Батуллина.

«Проектка байтак мәктәпләрдән гаризалар килде. Арада татар мәктәпләре дә бар иде. Без мәктәп лагере булган авылларны сайладык. Чөнки эшләргә база булырга тиеш иде. Эшләү шартларын да карадык – шөгыльләнү өчен актлар залы булырга тиеш иде», – дип аңлатты ул.

Спектакльләр «Живой город» мәдәниятне үстерү фонды актив кулланган «театр горожан» ысулы белән эшләнгән. Әлеге ысул профессиональ булмаган артистлар катнашкан профессиональ театрны күздә тота.

Яңа Чәчкап балалары кураторлар белән аралашып үз тормышлары, уй-фикерләре белән уртаклаша. Әлеге аралашулардан театраль күренешләр барлыкка килә. Әлеге күренешләрдән спектакль оеша.

Мәктәпнең директор урынбасары Фәридә Рәхимова әйтүенчә, балалар спектакльне авылда тагын бер кат күрсәтәчәк.

Оештыручылар бу проектны алга таба да үстерергә ниятли.

Проект Мәдәни инициативалар Президент фонды гранты хисабына тормышка ашырылган.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*