tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы үзәгендә Сабантуйга татар авылы ясап куячаклар
Чаллы үзәгендә Сабантуйга татар авылы ясап куячаклар

Чаллы үзәгендә Сабантуйга татар авылы ясап куячаклар

Быел Чаллы шәһәре үзәгендә, мәйдан янында, татар авылының яңа форматы барлыкка киләчәк. Төзекләндерү эшләре белән Горзеленхоз хезмәткәрләре шөгыльләнә, хәзер аны монтажлау эшләре бара.

Комплекска тегермән, 10 метрга 8 метрлы йорт, 8 метрга 4 метрлы беседка керә, анда чын мич тә төзеләчәк. Янәшәдә генә сарай, мини-бакча, капка була. Бу хакта Автошәһәр мэриясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бөтен территория матур агач койма белән әйләндереп алына. Мәйданчыкта шулай ук алты сәүдә павильоны урнаша, анда кулдан эшләнгән товарлар сатыла. Быел торналы кое да ясарга җыеналар.

Чаллыда Сабан бәйрәме 18 июньдә узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*