tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары актив эш алып бара
Чистайда “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары актив эш алып бара

Чистайда “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары актив эш алып бара

7 июнь көнне без Чистай җирлегендә булдык. Очрашу вакытында җирле конгресс һәм “Ак калфак” бүлекчәсенең уртак эшчәнлеге белән таныштык. Шәһәр хакимиятеннән, авыл җирлекләреннән, дин әһелләреннән вәкилләр катнашты. Бик тә мәгънәле очрашу булды һәм  алар тарафыннан зур әзерлек белән оештырылган иде. Киләчәккә эш өчен юнәлешләр бирелде, планнар корылды.

Чистай – бик тарихи җирлек. Аеруча безгә милли үзәк, мәчетләр ошады. Милли үзәктә җирле татар конгрессы һәм “Ак калфак” бүлекчәсенең аерым бүлмәләре бар. Укыту кабинеты, 70 урынлык зур залы, чәй эчү бүлмәләре – һәрберсе аерым җиһазландырылган. Диварларда билгеле шәхесләрнең сурәтләре һәм мәгънәле фикерләреннән торган элмә такталар. “Әниләр” мәчетендә дини йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.

Чистайдагы милләттәшләребезнең оешкан эшлекле зур активы булуын күреп, сөенеп кайттык. Бу тарихи җирлектә алар белән тыгыз элемтәдә булып, күп эшләр башкарыласына ышанабыз.

Кадрия Идрисова 

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*