tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында республикада 5 меңнән артык чара уздырыла

ВИДЕО: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында республикада 5 меңнән артык чара уздырыла

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында республикада 5 мең 500 ләп мәдәни, мәгариф, спорт, иҗтимагый-сәяси чаралар уздырыла, күргәзмәләр оештырыла.

Шуларның 148е Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республика күләмендә үткәреләсе төп чаралар планына кертелгән. Аларның 37се инде үткәрелгән. Барлык чараларны уздыруга 80 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Халыкара туган телләр көне уңаеннан уздырылган айлыкта «Шорык йол» мари йола бәйрәме, «Сагаалган», «Бәрмәнчек бакчасы» фестивале, «Чуваш сандугачы» конкурсы да үткәрелгән. Шулай ук «Изге Болгар җыены»,, «Таба» яшьләр этномузыка фестивале дә оешканлык белән узган. Шунысы да мөһим, киләчәктә бәйрәм чараларын үткәргәндә, короновирус йогышы таралу куркынычын булдырмас өчен, Роспотребнадзор таләпләрен тиешенчә үтәү зарур.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*