tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган галим Индус Таһировка “Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының мактаулы докторы” дигән диплом тапшырылды
Танылган галим Индус Таһировка “Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының мактаулы докторы” дигән диплом тапшырылды

Танылган галим Индус Таһировка “Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының мактаулы докторы” дигән диплом тапшырылды

Бүген Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты Галимнәр Советының киңәйтелгән утырышы тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһировның 85 яшьлегенә багышланды. Тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров катнашты.

Очрашуда Индус Таһировның ике китабы тәкъдим ителде. Беренче җыентыкта ( “По стопам истории”) галимнең соңгы елларда язган мәкаләләре һәм очерклары тупланган. Аларда ул Россия һәм Татарстан тарихына, сәясәтенә, мәдәниятенә кагылышлы фикерләрен, уй-карашларын  җиткерә.

Икенче җыентык ( “Воспоминания”) Индус Таһировның истәлекләрен туплаган. Ул анда үзенең тормыш юлы, эшчәнлеге, кызыклы вакыйгалар хакында искә ала.

Галимнәр Советының киңәйтелгән утырышында академик Индус Таһировка мактаулы исем дә бирелде. Аңа  “Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының мактаулы докторы” дигән диплом тапшырылды. Чарада  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров чыгыш ясады һәм юбилярны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев исеменнән котлады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*