tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда яшүсмер кызлар татар телен белүдә сынашты
Чистайда яшүсмер кызлар татар телен белүдә сынашты

Чистайда яшүсмер кызлар татар телен белүдә сынашты

Дүшәмбе көнне “Камалия” ял hәм үсеш үзәгендә Халыкара туган телләр көненә багышлап Чәкчәк гаилә клубы тарафыннан “Тәрҗемәче” уены оештырылды.

Бу уенда татар телен ни дәрәҗәдә белүне сынап карар өчен яшүсмер кызлар җыелды.

Чәкчәк клубының җитәкчесе Эльмира Кыямова кызларны ике төркемгә бүлеп төрле биремнәр бирде.

Иң элек катнашучылар җиңел бирем үтәделәр: русча сүзләрнең татар теленә тәрҗемәсен әйтеп бирделәр. Анда катлаулы сүзләр дә күп иде.

Икенче раундта русча бирелгән фразеологик гыйбарәнең татарча вариантын әйтеп бирергә тиеш иделәр. Киләсе раундта татар мәкальләренең дәвамын искә төшерделәр. Дөрес җавап биргән өчен төркемнәр баллар җыйды. Уен дәвамында кагыйдәләр катлауланды – баллар иң беренче итеп бирелгән дөрес җавап өчен куелды. Аннары татар шигырьләренең дәвамын белүне тикшереп караганнан соң, кызларга төрле сүзләр бирелде, алар шул сүзләрдән бергәләшеп рифмага салынган кыска шигырь уйлап чыгардылар.

Чара ахырында катнашучыларның hәрберсенә бүләкләр тапшырылды, алар күтәренке кәеф hәм туган телеңә, милләтеңә горурлык хисе белән кайтып китте.

Шундый мөһим hәм күңелле чара өчен “Камалия” үзәгенә, Мөслимәләр җитәкчесе Шаязданова Лианага Аллаһның рәхмәте яусын, эшләр дәвамлы булсын.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*