tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районында чираттагы “Мүнчәли укулары” үткәрелә
Чүпрәле районында чираттагы “Мүнчәли укулары” үткәрелә

Чүпрәле районында чираттагы “Мүнчәли укулары” үткәрелә

Соңгы елларда тарихыбызга, шәхесләргә, алар яшәгән урыннарны барлауга җәмгыятебез тарафыннан зур игътибар бирелә.  Искә алу кичәләре, фәнни-гамәли конференцияләр, укулар оештырыла. Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Мунчәли авылында да инде 2011 елдан башлап дини җыен – “Мунчәли укулары” үткәрелеп килә.

Әлеге җыен халкыбызның елда көтеп алынган, әлеге җирлекнең брендына әйләнгән бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Чарада республикабыздан һәм күрше  төбәкләрдән  күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, артистлар катнаша. Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган чыгышлар һәм  вәгазьләр белән үрелеп  бара.

“Мунчәли укулары” җыены быел 10 июльгә билгеләгән. Чара иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*