tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Ильсур Сафинның юбилей кичәсе узды
Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Ильсур Сафинның юбилей кичәсе узды

Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Ильсур Сафинның юбилей кичәсе узды

9 май көнне Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Татарстан Республикасы халык артисты, җырчы Ильсур Сафинның юбилей кичәсе узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Исламны кабул итүнең 1000 -еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чүпрәле районы администрациясе вәкилләре, эшмәкәрләр, Ульян өлкәсеннән, Тәтеш һәм Буа районыннан килгән кунаклар һәм Яңа Кәкерле авылы халкы катнашты. Җырчының туган авылына килгән кунаклар мәчеттә вәгазь тыңладылар һәм ифтар ашында катнаштылар.

Юбилей кичәсендә ИлСаф популяр җырларын башкарды, шулай ук  концертта Татарстан Республикасының атказанган артисты Марсель Вагыйзов, танылган җырчы Илшат Валиев, Ринат Рахматуллин, Айсылу Габдинова чыгыш ясадылар.

Фәрит Мифтахов юбилярны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тәбрик итте. “Киләчәктә дә, изге Рамазан айларында очрашып, бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрергә язсын,” – дигән теләкләрен җиткерде ул.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*