Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Арча педагогия көллияте студентларына махсус стипендияләр тапшырды
Данис Шакиров Арча педагогия көллияте студентларына махсус стипендияләр тапшырды

Данис Шакиров Арча педагогия көллияте студентларына махсус стипендияләр тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең иң актив һәм талантлы студентларына Бөтендөнья татар конгрессының исемле стипендияләрен тапшырды. Стипендияләргә чыгарылыш курс студентлары Ландыш Сәйфуллина, Гөлия Ризванова, Ренал Усманов һәм өченче курс студентлары Илназ Абзалов, Рәзил Шәрифуллин, Әмир Халиуллин, Булат Ситтиков лаек булдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2014нче елдан башлап, һәр ел саен Арча педагогия көллиятенең талантлы, укуда, класстан тыш чараларда, спортта зур уңышларга ирешкән, район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан, татар телен һәм әдәбиятын, милли мәдәниятебезне яхшы белгән зыялы студентларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан махсус стипендия бирелеп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*