tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Белоруссия җирләрендә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты
Данис Шакиров Белоруссия җирләрендә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты

Данис Шакиров Белоруссия җирләрендә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Белоруссиядә. 24 ноябрьдә ул Белоруссия җирләрендә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Үзенең чыгышы вакытында Данис Шакиров кунакларны  Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде. Ул  “История татар как живая история Ислама: к 625-летию поселения татар-мусульман на белорусских землях” халыкара фәнни-гамәли конференциясенең катнашучыларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләү хатын укыды. “Белоруссия татарлары, Идел буе татарлары белән берлектә, Беларусь Республикасының бердәм татар җәмгыятен төзеп, үз мәчетләрен торгызалар, борынгы китабларны саклыйлар, бергәләп милли һәм дини бәйрәмнәрне уздыралар, фәнни конференцияләр үткәрәләр, Белоруссия дәүләтенең барлык халыклары һәм дини конфессияләре вәкилләре белән матур мөнәсәбәтләр корып яшиләр” диелгән иде сәламләүдә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук Идел буе болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкка чыккан Коръәнне һәм шамаилне мәчеткә истәлекле бүләк итеп тапшырды.

25 ноябрьдә биредә “История татар как живая история Ислама: к 625-летию поселения татар-мусульман на белорусских землях” халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференцияне оештыру комитеты хәбәр итүенчә, чара кысаларында Ислам оешмаларының Беларусь һәм БДБ илләре мөселманнарының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклаудагы роле, теология һәм академик фән өлкәсендә советлар чорыннан соңгы киңлектә Ислам гыйлем мәктәбен булдыруга таяныч буларак үткәрелә торган тикшеренүләр, Белоруссия җәмәгатьчелегенең Беларусь татар-мөселманнарының тарихи мәдәни мирасы белән таныштырудагы роле һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*