tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты
Данис Шакиров Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты

Данис Шакиров Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты

Бүген “Казань Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Холлда Татарстан халыклары ассамблеясенең 30 еллык тарихына багышланган фотокүргәзмә оештырылды, шулай ук “Зур этнографик диктант” халыкара акциясен уздыру өчен махсус мәйданчык та әзерләнгән иде.

Әлеге чараларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Үзенең чыгышы вакытында ул барлык кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*