tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров II Петербург Халыкара дини форумында катнаша
Данис Шакиров II Петербург Халыкара дини форумында катнаша

Данис Шакиров II Петербург Халыкара дини форумында катнаша

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Санкт-Петербург шәһәрендә эш сәфәрендә.

Биредә ул II Петербург Халыкара дини форумында катнаша. Данис Шакиров катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессының дин әһелләре белән берлектә оештырыла торган форумнары, проектлары хакында сөйләде,  милли тормыш һәм дин төшенчәләре аерылгысыз булуын ассызыклады.

II Петербург халыкара дини форумын Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге Мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Дини җыены оештыра. Конференция эшендә төрле илләрдән фәнни-тикшеренү оешмалары вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар, дини, иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр катнаша. Петербургка 70 илдән барлыгы 250 кунак килгән, тагын 250 кеше форумда читтән торып катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*