tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли ризыгыбыз — чәк-чәк: Усы авылында зур бәйрәм узды
Милли ризыгыбыз — чәк-чәк: Усы авылында зур бәйрәм узды

Милли ризыгыбыз — чәк-чәк: Усы авылында зур бәйрәм узды

Районыбызның Усы авылында гөрләп үткән гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган милли бәйрәм чәк-чәк пешерүче осталарга багышланган иде. Әлеге чара — еш үткәрелә торган бәйрәм түгел, бу хакта без оештыручы, урындагы китапханәче Сирина Шәмсиева белән әңгәмә корып алырга булдык.

— Бу бәйрәмне оештыруның төп максаты — авылыбызның абруйлы чәк-чәкчеләре белән таныштыру һәм аларны данлау. Чәк-чәкчеләргә матур һәм күңелле бүләк тә ясадык. «Баламишкин» гармунчылар ансамблен чакырдык. Шулай ук иганәчеләребез дә бүләкләр хәстәрләште, дип фикерләрен белдертте Сирина ханым.

Чарада район үзәк китапханәләр системасы директоры Гөлназ Әхмәдишина һәм методист Тәкъминә Шадрина да катнаштылар. Бәйрәм чарасын авылның агәбие, остабикә Илсөяр апа Галиева Усы җирлегендәге элеккеге, бакыйлыкка күчкән чәк-чәк пешерү осталары хакында бәян итте, изге догалар кылды. Үзенең матур-матур шигъри тәлгәшләрен дә яңгыратты.

Төп чәк-чәк пешерү остасы Уразай авылы якларында туып-үскән, Усы авылына заманында килен булып төшкән Наилә апа Гарипова булды. Наилә апа хакында җирле матбугат битләрендә яктырткан да, аның бу татлы ризык пешерү рецептурасы белән уртаклашканы да бар. Тормыш иптәше Фазыл ага белән 3 баһадирдай ул үстергәннәр. Бер уллары әлеге көндә мобилизацияләнгән, хәрби операция зонасында илебез иминлеген яклый.

Милли ризыгыбыз — чәк-чәк: Усы авылында зур бәйрәм узды, изображение №2

Биредә чын-чыннан авылның иң уңган һәм булдыклы кызлары, киленнәре һәм җиңгиләре җыелган иде. Резеда Ракыйпова, Гөлбахор Шакирова, Луиза һәм Гөлфидә Ваҗиевалар. Усы авылындагы фермер, чын блогер Фәнис Нурлыевка Качкын авылыннан Ләйсирә Сәлахова махсус күчтәнәчләр белән килгән иде. Аңа чәк-чәкләр бирде.

Милли ризыгыбыз — чәк-чәк: Усы авылында зур бәйрәм узды, изображение №3
Милли ризыгыбыз — чәк-чәк: Усы авылында зур бәйрәм узды, изображение №4

Мәдәният йорты территориясе китапханәнең китап фондыннан күргәзмәләр, көнкүреш әйберләре һәм чәк – чәкләр белән бизәлгән иде. Ә чәк-чәкнең биредә ниндие генә юк иде! Бәйрәмгә төр формалардагы чәк-чәкләрләрдән авыз итә алды. Матур чара күңелле җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәрләре коллективы бәйрәмдә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтле.

Юлай НИЗАЕВ.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*