tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Каз өмәсе ул йола гына түгел”
Данис Шакиров: “Каз өмәсе ул йола гына түгел”

Данис Шакиров: “Каз өмәсе ул йола гына түгел”

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале йомгакларына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев һәм Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова килгәннәр иде.

Данис Шакиров үз чыгышында “Каз өмәсе”н фестиваль, йола буларак кына түгел, ә татар халкын берләштерү юлының мөһим бер өлеше буларак кабул итәргә кирәклеген ассызыклады. Шушы фикерне башка спикерлар да хупладылар. Фестивальнең концепция авторы Фәрит Уразаев исә әлеге фикерне дәвам итеп, чараның Ык буе авыллары Сабан туе, “Татар мендәре” бренды, Ык буе авыллары тарихын язу кебек планлы эшләрнең берсе булуы турында сөйләде. Шулай ук ул татарлар элек-электән өмә белән зур эшләрне бергә башкарулары, үзенең дә нәселен берләштереп тору өчен туган авылында ел саен каз өмәсе оештыруы турында бәян итте.

Кадрия Идрисова элеккеге йолаларны торгызып, үрнәк, тырыш гаиләләрне күрсәтеп кенә халыкны кызыксындырып булуы турында, үз милләтең өчен горурлык хисләрен кичереп булу турында әйтте. “Мөслимдә узган фестивальгә Чувашия Республикасыннан 50 мең баш каз тотучы милләттәшебез килүе күп кенә эшмәкәрләр өчен дә үрнәк булды. Без аны сәхнәгә чыгарып бүләкләдек тә”, – дип сөйләде «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе.

Фестивальнең нилектән Мөслим районы җирлегендә уздырылуы турында сорауга ачыклыкны район башлыгы Альберт Хуҗин кертте. Баксаң Татарстанда кошчылык буенча Мөслим районы иң алдынгы урында бара икән һәм каз асрау буенча аңа республикабызда тиңнәр юк. Район башлыгы “Агролидер” кооперативы хуҗасы Ирек Хамадишинның да әлеге өлкәне үстерүдә өлеше зур булуын ассызыклады.

Булат Ибраһимов

Белешмә өчен:

2022 нче елның 25–26 ноябрь көннәрендә Мөслим районында II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Быел фестивальдә катнашырга 400 кеше гариза җибәргән. Бәйге октябрь-ноябрь айларында 7 номинация буенча барды. 29 җиңүче сайлап алынды. Алар Мөслимдә узган фестивальгә кунак буларак чакырылды, бүләкләнде.

Фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мөслим районы хакимияте белән берлектә уздырылды. “Каз өмәсе” бәйрәме кысаларында Иске Вәрәш авылында “Каз өмәсе” уза торган өйдә булдылар, Иске авыл чишмәсендә  чистартылган казларны юдылар, җырлы-биюле уеннар оештырдылар. Кунаклар һәм катнашучылар өчен район мәдәният йортына, туган якны өйрәнү музеена, үзәк китапханәгә, Батырлар йорты музеена экскурсия оештырылган иде. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында каз йоны, мамыгыннан, маеннан һәм итеннән ясалган эшләнмәләр һәм продукция тәкъдим ителгән күргәзмә белән таныштылар. Шулай ук биредә “Каз өмәсе” фестивале бәйгесен йомгаклау тантанасы узды.

Фестиваль 26 нчы ноябрь көнне “Каз өмәсе” ярминкәсе белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*