tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим башлыгы: «Каз өмәсе» илкүләм фестивале киләчәктә дә безнең районда узар дип ышанам
Мөслим башлыгы: «Каз өмәсе» илкүләм фестивале киләчәктә дә безнең районда узар дип ышанам

Мөслим башлыгы: «Каз өмәсе» илкүләм фестивале киләчәктә дә безнең районда узар дип ышанам

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин «Каз өмәсе» Бөтенроссия фестиваленең киләчәктә дә Мөслим районында узуын тели.

25-26 ноябрьдә Мөслим районының Иске Вәрәш авылында ике көн дәвамында «Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивале үтте.

«Бу чарага без бик сөендек. Ике көн дәвамында аерым атмосферада яшәдек. Төрле өлкәләрдән кунаклар килде. Ишегалдында бергә биедек, җырладык, үзем дә уеннарда катнаштым. Бу фестиваль – берләштерә торган кызыклы чара. Киләчәктә дә безнең районда узар дип ышанабыз», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында,

Ул Мөслим районында кошчылык тармагының үсеше турында сөйләде.

«Мөслим районы республика күләмендә кошчылык буенча беренче урында тора. Фермерлар бик көчле эшли, 120 меңләп каз үстерәләр. Фермаларда сыерлар кимеп бара, алар урынына кошчылык белән шөгыльләнүчеләр килә. Шәхси хуҗалыкларда 30 мең каз бар. Бер казны уртача 2 мең сум дип карасак, 60 млн сум керем дигән сүз. Каз асраучылар ел саен арта, башта 50 каз алып карыйлар, аннан 100, аннан 1500 үк була», – ди район башлыгы.

«2021 елда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен Мөслимдә уздырганнан соң, Мөслимнең татар дөньясына күрсәтә алырдай татар яшәешен булдырган район булуына инандык. Мөслим – татар яшәешенең моделен булдырган район.  Мөслим районының Ык буенда урнашуы тагын бер мөһим фактор», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*