tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәләдә «Ләкләк» бэби-театр фестивале ачылды
Минзәләдә «Ләкләк» бэби-театр фестивале ачылды

Минзәләдә «Ләкләк» бэби-театр фестивале ачылды

Минзәлә театры үзенең үзенчәлеге дип бэби-театрлар юнәлешен билгеләде. Минзәлә шәһәрендә «Ләкләк» I бөтенроссия бэби-театрлар фестивале ачылды.

«Сезне Минзәлә җирендә күрүебезгә шатбыз. Сез барыгыз да яшь буынны тәрбияләүчеләр, матурлык, шәфкатьлелек тудыручылар. Балаларыбыз киләчәгенең нигезен салучылар. Киеренке чорда күңел шундый җылы очрашулар сорый», – дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов.
«Без театр сәнгатендәге бу яңа юнәлешне алга таба да дәвам итәрбез», – дип давам итте район башлыгы.

«Без бу юнәлештә фестиваль уздыру инициативасы белән чыктык. Безнең тәкъдимне район администрациясе, Мәдәният министрлыгы күтәреп алды», – дип рәхмәт сүзләреннән башлады Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры директоры Илнур Гайниев.

«Минзәлә зур шәһәр булмаса да, шәһәребезнең һәм театрның зур тарихы бар. Без театрыбызның бер үзенчәлеге булуын телибез. Шушы юнәлештә беренче адымыбыз – шушы фестиваль», – диде ул.

Минзәлә театрында өч көн дәвамында тугыз бәби спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльләрне фестивальнең эксперт советы – Нияз ИгъламовВарвара КоровинаНаталия Каминская һәм Анна Казарина бәяләячәк. Театр белгечләре фестивальдә катнашучылар һәм шәһәрдәге көллиятләр студентлары өчен көн саен лекцияләр дә уздырачак,

Фестиваль «Əкият» татар дәүләт курчак театрының «Приключения пингвиненка Пинка» спектакле белән башланып китте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*