tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Кемерево шәһәрендә узачак Федераль Сабан туе мәйданын карады
Данис Шакиров Кемерево шәһәрендә узачак Федераль Сабан туе мәйданын карады

Данис Шакиров Кемерево шәһәрендә узачак Федераль Сабан туе мәйданын карады

Бүген  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Кемерово өлкәсенә килде. Ул Кемерово шәһәрендәге “Җәмигъ” мәчетендә булды, аның эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук биредә җирле хакимият вәкилләре һәм татарлар белән 30 июненнән 1 июньгә кадәр  Кемерово өлкәсендә узачак XXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек хакында сөйләштеләр.

Мәчеттән соң Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Кемерово өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Илья Середюк, Кемерово өлкәсе мөселманнарының рухи идарәсе мөфтие Таһир Бикчәнтәев һәм башка җирле хакимият вәкилләре белән милли бәйрәмебез узачак мәйданга килде. Биредә алар әзерлек эшләре белән танышты.

Бәйрәм чаралары 30 июньдә Крапиво муниципаль округында башлана, биредә гадәттәгечә ипподромда ат чабышлары уза. Ярышларның төп трофее губернатор Сергей Цивилев призы булачак. Бәйрәм кунаклары зур авыл хуҗалыгы ярминкәсендә, Кузбасс, Татарстан һәм Себер декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәләрендә, шулай ук төбәкләрнең иң яхшы коллективлары концертында катнаша алачак. Кемероводагы Б.Т. Штоколов исемендәге Дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы һәм Кузбасс артистлары катнашында кичке концерт программасы оештырылачак.

Милли бәйрәм 1 июльдә дәвам итә. Мәскәү мәйданында милли кухня фестивале, көрәш буенча традицион спорт ярышлары оештырыла. Милли ишегаллары эшләячәк, анда килүчеләр Россия халыклары мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша алачак. Сәхнәдә Себер Федераль округы һәм Татарстан артистлары катнашында зур концерт була.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*