tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Марат Кәбировның иҗат кичәсендә катнашты
Данис Шакиров Марат Кәбировның иҗат кичәсендә катнашты

Данис Шакиров Марат Кәбировның иҗат кичәсендә катнашты

19 май көнне Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә язучы Марат Кәбировның юбилей кичәсе узды.

Чарада катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Шулай ук ул Марат Кәбировка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.

Кичәдә язучының иҗатташ дуслары катнашты. М. Кәбиров сүзләренә иҗат ителгән җырларны Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Ризван Хакимов, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Альбина Хакимова, Айсылу Габдинова һ.б. танылган җырчылар башкарды.

фотолар “Татар-информ” сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*