tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары белән очрашты
Данис Шакиров Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары белән очрашты

Данис Шакиров Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары белән очрашты

Пенза өлкәсенә эшлекле сәфәр кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Олег Ягов белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров катнашты.

Биредә татар милли-мәдәни мохтарияте өчен актуаль мәсьәләләр каралды. Сүз автономия тарафыннан үткәрелә торган чаралар һәм Пенза өлкәсе җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында барды.

Очрашуда  2024 елда Пенза өлкәсендә Федераль Сабан туен уздыру хакында да фикер алыштылар.

Шулай ук, Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, хөкүмәт вәкилләре һәм милләттәшләребез катнашында ифтар мәҗлесе узды. Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*