tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт Туган тел көнендә «Без – татарлар!» онлайн-платформасын ачып җибәрде
Нәзарәт Туган тел көнендә «Без – татарлар!» онлайн-платформасын ачып җибәрде

Нәзарәт Туган тел көнендә «Без – татарлар!» онлайн-платформасын ачып җибәрде

Бүген, 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстанда Туган тел көне уңаеннан ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте «Без – татарлар» онлайн-платформасын ачып җибәрде.

“Без – татарлар” – татар телен өйрәнү өчен онлайн-платформа. Ул 2018-2021 елларда Татарстан мәчетләрендә уңышлы оештырылган курсларның программасы һәм аларда кулланылган «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» уку әсбабы нигезендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан эшләнде. Beztatarlar.ru платформасын эшләүдә Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы Венера Гарипова-Хәсәншина, тарих фәннәре кандидаты, РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова, педагогика фәннәре кандидаты, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең татар теле белеме кафедрасы доценты Светлана Айдарова катнашты.

Онлайн-ресурс сөйләм телен өйрәнү, ситуатив лексик җыелмаларын үзләштерү һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Курс программасында мөселман дини риторикасына һәм ислам терминологиясенә аерым игътибар бирелә.

Beztatarlar.ru ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы 2 елда «Хозур» нәшрият тарафыннан тормышка ашырылган икенче белем бирү проекты булып тора. Моңа кадәр эшләтеп җибәрелгән Medrese.tatar татар онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөньядан 50 000 гә якын укучы ислам нигезләрен үзләштерә.

«Без – татарлар» платформасының түләүсез онлайн-дәресләреннән файдалану өчен, электрон почта яки социаль челтәрләрдәге аккаунт ярдәмендә теркәлү узарга кирәк. Порталда теркәлгәннән соң, кулланучы 5 төп бүлеккә тупланган 49 дәресне (фонетика һәм грамматика нигезләре, әңгәмә әдәпләре, гаилә һәм йорт, Ислам этикасы һәм дини бәйрәмнәр буенча темалар) түләүсез тулысынча үзләштерә алачак. Һәркем дәресләрне үзенә уңайлы вакытта һәм теләсә кайсы форматта ала: видео, аудио һәм текст рәвешендә сайлап алу мөмкинлеге каралган. Һәр бүлек тәмамлану белән, тыңлаучыларга узган материалны үзләштерү өчен тест узарга тәкъдим ителә.

Beztatarlar.ru сайтында стационар компьютерлар аша да, смартфон һәм планшетлар аша да шөгыльләнергә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*