tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Тукай иле» иҗат бәйгесенә йомгак ясалды
Мәскәүдә «Тукай иле» иҗат бәйгесенә йомгак ясалды

Мәскәүдә «Тукай иле» иҗат бәйгесенә йомгак ясалды

«Тукай иле» Икенче иҗат конкурсын оештыручылар бәйгегә йомгак ясады. Мәскәү төбәгендә яшәүчеләрдән конкурска хезмәтләр 2022 елның 15 апреленә кадәр кабул ителде. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Проект бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү максатыннан тормышка ашырыла.

Бәйгене Мәскәү татарлары автономиясе оештырды. Автомия әлеге эшне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә башкарды. Җиңүчеләр исемлеге Татарстан Республикасы вәкиллеге сайтында урнаштырылган.

Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне котлыйбыз, диелә хәбәрдә.

Бүләкләү тантанасы 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак. Тантана 17.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*