tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Татар кызы” бәйгесенең дәрәҗәсен күтәрү – безнең төп максатыбыз
Данис Шакиров: “Татар кызы” бәйгесенең дәрәҗәсен күтәрү – безнең төп максатыбыз

Данис Шакиров: “Татар кызы” бәйгесенең дәрәҗәсен күтәрү – безнең төп максатыбыз

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Татар кызы” бәйгесенең финалистлары белән очрашты. Ул әлеге бәйгенең тулы бер зур хәрәкәткә әверелгәнен билгеләп үтте.

-“Татар кызы”н бәйге форматында гына кабул итү дөрес булмас. Бу Татарстан Республикасында уздырыла торган зур чараларның берсе. Әлеге бәйге ярдәмендә башкаларга үрнәк булыгыз. Үзегезнең татар кызы икәнегезне онытмыйча, милләтегез өчен һәрвакыт кирәкле эш-гамәлләр эшләргә тырышыгыз.

Данис Шакиров шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды. Ул оешманың Россия Федерациясенең 81 төбәге һәм 45 якын һәм ерак чит илләр белән эш алып баруын ассызыклады.

«Татар кызы-2022» исеме өчен Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 11 кыз көч сынаша. Республикакүләм «Татар кызы 2022» бәйгесенең финалы 11 декабрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*