tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ульяновск шәһәрендә
Данис Шакиров Ульяновск шәһәрендә

Данис Шакиров Ульяновск шәһәрендә

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Ульяновск шәһәренә килде. Бүген биредә “Бизнес берләшмәләренең татар эшмәкәрләре тормышында роле” дип аталган конференция уза. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашачак. Анда Ульяновск өлкәсе губернаторы А.В. Русскихның да килүе көтелә.  Конференциягә Самара, Түбән Новгород өлкәләре, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан вәкилләр килде. Кояш баегач, кунаклар Ифтар ашында да катнашачак.

Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегацияне Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин каршы алды. Кунаклар шәһәрнең Ак мәчетендә җомга намазын укыды.

Делегация халкыбызның бөек шагыйрьләренең берсе Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салды, аннары Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге белән таныштылар.

Данис Шакиров “Биләр” мәдрәсәсендәге эшчәнлек белән дә танышты. Биредә 15 баланы ике мөгаллимә укыта. Укучылар өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.

Шулай ук кунаклар җиһазлар фабрикасында да булды. Биредә аш бүмәсе, балалар бүлмәсе өчен һәм йомшак җиһазлар ясыйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*