tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа «Нур» театры Казанга биш спектакль алып килә
Уфа «Нур» театры Казанга биш спектакль алып килә

Уфа «Нур» театры Казанга биш спектакль алып килә

Уфа «Нур» театры Казанга биш спектакль алып килә. Гастрольләр 25-28 апрель көннәрендә Камал театрының Зур һәм Кече залларында үтә.

«Дүрт көн эчендә без тугыз спектакль уйнаячакбыз. Мәктәпләрдә дә очрашулар була, анда да спектакльләрен уйнаячакбыз», диде театрның Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Фирзәт Габидуллин.

Театр коллективы 26 апрель көнне Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак. Шулай ук, Мостай Кәримгә Казанда ачылган һәйкәлгә дә чәчәкләр салыначак. Бөтендөнья татар конгрессында коллектив белән очрашу да планлаштырылган.

Театр Казанга 2022 елда килергә тиеш булып, пандемия аркасында ул чигерелгән. Әмма театр нигездә шул вакыт формалаштырылган программаны калдырырга карар иткән.

Гастрольләр Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» драмасы белән 25 апрельдә башлана. 26 апрельдә Илгиз Зәйниев «Нур» театры өчен махсус язган «Хыял йорты» яшьләр комедиясе уйналачак. 27 апрельдә Уфа авторы Мөдәррис Багаевның «Бер мәл шәһәрдә» комедиясе күрсәтелә. 26, 27 апрель көннәрендә Кече залда Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» комедиясе була. Гастрольләр 28 апрельдә Мирхәйдәр Фәйзинең легендар мелодрамасы «Галиябану» белән төгәлләнә.

Театр Казан гастрольләрен үзе өчен зур имтихан дип саный. Казан тамашачысын спектакльләргә чакыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*