tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация Перуда Россотрудничество вәкиллегендә булды
Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация Перуда Россотрудничество вәкиллегендә булды

Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация Перуда Россотрудничество вәкиллегендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Перу Республикасында.

27 сентябрь көнне Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация Перуда Россотрудничество вәкиллегендә булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты.

Шулай ук биредә 29 сентябрь көнне Лима шәһәрендә узачак «Татарстан-Перу» бизнес-форумы кысаларында Перу бизнес – берләшмәсе белән очрашу узды. Очрашуда Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшчәнлеге һәм ватандашларыбызның бизнес-мәйданчыкларын үстерүдә Бөтендөнья татар конгрессының роле турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы турында презентация ясалды.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Артур Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева катнашты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*