tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дания Заһидуллина: “Милли мәгариф бүген җәмгыятьтә иң борчый торган һәм аерым игътибарга лаек өлкә булып кала”
Дания Заһидуллина: “Милли мәгариф бүген җәмгыятьтә иң борчый торган һәм аерым игътибарга лаек өлкә булып кала”

Дания Заһидуллина: “Милли мәгариф бүген җәмгыятьтә иң борчый торган һәм аерым игътибарга лаек өлкә булып кала”

Милли Шура Бюросы утырышы вакытында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты, Милли Шураның Бюро әгъзасы Дания Заһидуллина 2023 елда билгеле бер өлкәләргә акцент ясарга кирәк дип белдерде.

-Милли мәгариф бүген җәмгыятьтә иң борчый торган һәм аерым игътибарга лаек өлкә булып кала. Хәзер яңа дәреслекләр федераль стандартларга туры китереп эшләнде. Мәсәлән, татар теленнән 1-9 сыйныфлар өчен “Ана теле” китабы федераль исемлеккә керде. Бу безнең өчен яхшы күрсәткеч. Шул ук вакытта аларны бөтен Россия регионнарында да кулланып була,-диде ул.

Дания Заһидуллина шулай ук  регионнарда дәреслекләр белән эшне оештыру, электрон мәйданчыклар булдыруны тәэмин итү кирәк икәнен ассызыклады.

– 9-11 сыйныф укучылары өчен дә татар теле дәреслекләре әзер. 2023 елда аларны федераль исемлеккә кертү эшен алып барачакбыз,-дип сөйләде әдәбият галиме. Ел саен ике ярдәмлек Татарстан Фәннәр академиясендә БТК булышлыгы белән эшләнә. Шул ук вакытта  берничә әсбап быел Татар китап нәшриятының планына кертелде.

Милли Шура Бюросы әгъзасы мәгариф комитеты чит төбәкләр белән дә эш алып барганын билгеләп үтте.

-Әлеге эшчәнлек яңа дәрәҗәгә менде,-диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли Шура Бюросының беренче утырышы уза.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*