tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Бюро нигезендә башкарылачак эшләр уңышлы булсын иде”
Васил Шәйхразыев: “Бюро нигезендә башкарылачак эшләр уңышлы булсын иде”

Васил Шәйхразыев: “Бюро нигезендә башкарылачак эшләр уңышлы булсын иде”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли Шура Бюросының беренче утырышы уза. Очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачты.

Исегезгә төшерәбез, Бюро 2022 елның 21 нче ноябрендә Казанда узган XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы вакытында Милли Шура утырышында оештырылган иде. Бюрода барлыгы 15 әгъза. Алар Милли Шура каршында төзелгән комитетларның да җитәкчеләре. Комитетлар да 21 нче ноябрьдә булдырылган иде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхразыев  Милли Шура оешкан көннәрне һәм аңа 75 шәхес керүен билгеләп үтте.

  • Милли Шура төзелгәннән соң, күп кенә зур эшләр башкарылды. Киләчәктә дә алда торган проектларыбыз дәрәҗәле булсын иде. Без иң элек 75 кеше белән эшләп карадык, сыйфатын күрдек. Ә хәзер мин эшләрне бюро нигезендә алып барырга тәкъдим итәм. Ул квартал саен җыелачак, – диде Васил Шәйхразыев.

Утырышта һәр комитет җитәкчесе үзләренең эш башлангычы һәм планнары белән таныштырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*