tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт Советында ватандашлар белән хезмәттәшлек итү буенча Координацион Совет утырышы узды
Дәүләт Советында ватандашлар белән хезмәттәшлек итү буенча Координацион Совет утырышы узды

Дәүләт Советында ватандашлар белән хезмәттәшлек итү буенча Координацион Совет утырышы узды

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ватандашлар белән хезмәттәшлек итү буенча Координацион Совет утырышы узды. Докладлар белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Д.Д. Натфуллин чыгыш ясады.

Д.Ф. Шакиров билгеләп үткәнчә, агымдагы елның төп вакыйгасы Бөтенроссия халык санын алу булды. “Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче күпсанлы татар халкының  Бөтенроссия хакын сануын алуда катнашуның әһәмиятен аңлату йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессы үз эшен берничә юнәлештә вәкиллекләр белән бергә алып барды. Алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның федераль округларда татар оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашулар”, – диде җитәкче.

Мондый чаралар күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте. “Якутиядә – татар оешмасына офис бүлеп бирелде, Новосибирскида – Татар мәдәнияте үзәге, Бурятиядә – татар йорты ачылды, Дондагы Ростовта  Татар мәдәнияте үзәгенә бина бирелде, Омск өлкәсенең Большеречье районында татар зиратына җир бүлеп бирелде”, – дип өстәде спикер.

Татар халкының милли үзенчәлеге дәүләт программаларында да урын таба. Д.Ф. Шакиров сүзләренчә, дәүләт программаларында керткән үзгәрешләр финанс мөмкинлекләр белән Конгрессның эшендә мөмкинлекләр арттырды.

“Агымдагы елның 1 декабрендә узган Киңәйтелгән Милли Шура утырышында 2022 елдагы БТК эшчәнлеге «Без бергә! Безнең көч-бердәмлектә» шигаре астында оештырылачагы хупланды. Утырыш кысаларында БТКның 2022 елга эш планы расланды, анда барлыгы 507 пункт кергән”, – дип нәтиҗә ясады БТК Башкарма комитеты җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*