tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдипләр Марста да туа
Әдипләр Марста да туа

Әдипләр Марста да туа

Тормышта шундый кешеләр була: үзенең чиксез тыйнаклыгы, гадилеге, сабырлыгы аркасында алар күзгә бик ташланып бармый. Хәтта бик талантлы булсалар да.

Башкортстанда, Татарстанда үз вакытында танылып, мөселман дөньясын шаулатмаса да, биниһая үрләр яуламаса да, тыйнаклардан-тыйнак каләмдәшебез, шагыйребез Рәшит ага Гатауллин үзеннән соң иҗат мәйданында якты эз калдырган үткен каләмле журналист, иң тәүдә шагыйрь-гражданин булып күңелләрдә калды. Гатауллиннарны шагыйрьләр династиясеннән буларак тасвирласак, әлбәттә, иң башта Европада танылган татар әдибе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ (Гатауллин) күз алдына килеп баса. Без аның белән ул “Казан утлары”нда поэзия бүлеге мөдире булып эшләгән еллардан таныш. Мәшһүр шагыйрь, беркайчан да “мин”дип борын чөеп, күкрәк сугып йөрмәс.

Заманында мин Татарстанда яшәгән данлыклы якташ шәхесләр турында 2 китаплык материал туплар өчен берничә ел Бишбүләк — Казан юлларын таптадым. Кайчакта Рәдиф абый белән Рима апаларның фатирында да кунарга туры килде. Еллар үтеп, ике кисәктән торган китапның исем туен 2018 елда Казанда үткәрергә насыйп булды. Шактый гына геройларым бер сәхнәгә җыелды. Монда да олуг якташым Рәдиф Кәшфи улының зур игътибарын тойдым. Ниндиен әле! Җәмәгате Рима апа исә урын-җир өстендә ята. Аны вакытлыча калдырып килеп, халык шагыйре минем бәйрәмемә бизәк өстенә бизәк өстәде. Бүләкләрен тапшырганда ялкынланып яттан шигырьләрен дә укыды. Моны ихтирамлылык, кечелеклелек, чын якташлык димичә, нәрсә дисең?! Ятимлек җилләре башыннан сыйпаган, бала чактан “нужа калачын” шактый кимергән Рәдиф ага якташлыкның, рухи кыйммәтләрнең кадерен бүген дә белә.

Без Рәдиф абый белән әлеге көндә дә хәбәрләшеп торабыз. Күптән түгел ул миңа 80 яшьлек юбилеена багышлап нәшер ителгән, һәйкәлгә тиң булырдай искиткеч затлы китап-альбомын авылдашларым аша җибәрде. Минем шәхси китапханәмдә мондый зәвыклы басма әлегә юк иде. Зур рәхмәт аңа. Мондый изгелекләрне ничек онытасың?! Без исә, аңа ихтирам йөзеннән әнкәй мәрхүмә яратып җыя торган туган як мәтрүшкәләрен, кайнатмалар җибәрдек…

Династиягә килгәндә, тагын берсе — оялчан Ләйсән Гатауллина (Якупова). Заманында без аның белән “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшләдек. Ул да өметле журналист, үзенчәлекле шагыйрә, шигырьләр китабы авторы. Әнисе Нәҗибә Әминева (Гатауллина) да ике тугандаш республикага билгеле шагыйрә. Заманында укытучы, мәктәп директоры булган ире Рәфит тә яшь чагында каләм тибрәткән, үзе өчен генә шигырьләр язган.

Гатауллиннар династиясе тумышлары белән Кушнаренко районыннан. Бу бәрәкәтле, изге җирдә, шулай ук, Мөхәммәт Сабиров, Рәшит Мусин кебек күренекле дәүләт эшлеклеләре, танылган шагыйрь Әсхар Кәшфуллин һәм башка данлыклы шәхесләр дөньяга килгән. Бу төбәктә Марс дигән авыл да бар. Рәшит ага Гатауллин әнә шуннан, шушы изге туфрактан була инде. Менә шунда игезәкләр Рәшит белән Рәфит “канат чыгарганнар”. Ничек кенә авыр булмасын, еллар үткәч, алар икесе дә чәмләнеп университетта укырга, хәтта каләм тибрәтергә — шигырь язарга форсат таба.

Рәфитнең, Рәшитнең, шулай ук Рәдифнең дә балалык еллары сугыш чорына туры килә. Авыз тутырып икмәк тә ашый алмыйлар, ни гаҗәп: “әтекәй” дигән кадерле сүзне әйтергә, аның кочагында рәхәтләнеп иркәләнергә дә, түшәмдәге “тәрбия” чыбыгын татырга да туры килми аларга. Чөнки әтиләре Кәшфи ага Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк батырларча һәлак була. Ни хәл итәсең, аларга, бигрәк тә газиз әниләре Сәвия апага бик яшьтән “уфалла арбасы”на җигелеп тартырга туры килә. Ничек итсә итә, Сәвия апа өч баланы берүзе үстерә, белем-тәрбия бирә. Куанычлысы шул: арысландай өч егет, үз алларына изге максат куеп, югары уку йортларын тәмамлый, ике тугандаш республикада дан-шөһрәт казаналар. Газиз балалары өчен җан атып, йөрәк җылысын ихлас өләшеп торган мәрхәмәтле әни кеше алар белән чиксез горурлангандыр да, соклангандыр да…

Нәкъ менә шушы тәңгәлдә фикер агышын янә Рәшит ага тарафларына юнәлтәсем килә. Аның рухы шат булсын дигән изге нияттә. Ни дисәң дә, 90нчы еллар уртасында без “Кызыл таң” республика гәзитенең хатлар бүлегендә эшләдек. Бик тыныч холыклы, ат кебек җигелеп, оператив эшли торган абзый иде. Тыйнаклыгы турында әйтәсе дә юк. Аз сөйләп, күбрәк эшләде. Билгеле, андый кеше белән тиз уртак тел табасың.
Дөнья булгач, һәркемнең үтенече дә килеп чыга, бигрәк тә атна азагында: авылга кайтырга яисә берәр шәхси чарага барырга эштән иртәрәк “шылу” зарурлыгы да килеп туа. Мондый чакта Рәшит ага: “Әнвәр туган, бүген эштән иртәрәк китәргә иде бит әле”, — дияр иде.

Иҗат кешесе, шагыйрь буларак, Рәшит Гатауллин шактый еллар әдәбият һәм сәнгать бүлегендә хезмәт куйды. Бүгенге хезмәткәрләрнең күбесе аны хәтерләп бетермәсә дә, “Кызыл таң”га гомерен биргән, Башкортстан, Татарстан республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, шактый әдәби премияләр лауреаты, күренекле журналист Фәрит Фаткуллин менә нәрсәләр сөйләде: “Рәшит абый белән миңа шактый еллар бергә әдәбият бүлегендә эшләргә туры килде. Ул хезмәт сөючән, бик гади, тыйнак кеше буларак күңелдә калган. Оператив, оста каләмле журналист кына түгел, талантлы шагыйрь дә иде ул. Аның шигырьләре күләмле сәхифәләр булып гәзитебез битләрендә дөнья күрде, аларны халык бик яратып укыды…”

Әйе, аның гади, халыкчан итеп язган шигырьләре йотлыгып укыла иде. Югыйсә, ул студент елларында ук шигырьләр язган, тик матбугатка тәкъдим итеп бармаган. Баксаң, ул БДУда укыганда төркем старостасы да булган икән. Бу хакта аның белән бергә укыган, бүген Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында яшәүче, педагогик хезмәт ветераны, минем укытучым Миңнур Ханнанова (Дәүләтшина) искә алды. Ул да Рәшит аганың басынкы, тыйнак, ярдәмчел булуын ассызыклап үтте. Булачак танылган журналист-галим, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, кечелекле Муса Мөлеков, шулай ук Равил Карамов, Рәшит Сабитов кебек билгеле иҗат әһелләре белән бергә укулары хакында горурланып сөйләде.

Вузда укыганда ук актив студентның оештыру сәләте дә сизелә. Заманында Кушнаренко, Миякә районнары мәктәпләрендә директор вазыйфаларында эшләгән Рәшит Гатауллинны әдәбият сөючеләр, гадәттә, шагыйрь буларак белә. Аның шигырьләре матбугатта 60нчы еллар уртасында күренә башлый. Ә инде 1968 елда аларның Казанда нәшер ителгән “Беренче карлыгачлар” дигән коллектив җыентыкта дөнья күрүе иҗат кешесен берчә канатландыргандыр, берчә сөендергәндер. Анда шундый юллар күзгә ташлана:

Сагынып кайтыр
ягым шул,
Кайтып абыныр җирем.
Берчә сагышларга салыр,
Берчә табыныр җирем…

Башкортстан, Татарстан матбугатында шигырьләре ешрак басылуы киләчәккә азмы-күпме уңай тәэсир ясагандыр. 1993 елда аның Татарстан Язучылар берлегенә әгъза буларак кабул ителүе дә моңа бер ачык дәлил. Моннан соң да Рәшит Гатауллин актив кына язышты. Шигырьләре ике республика матбугатында да басылып торды. Дәваханәдә ятканда да язуын туктатмады.

Рәшит ага каты авырып киткәч, без Фәрит Фаткуллин белән бергәләп, аның фатирына да барып хәлен белеп йөрдек. Ул без килгәнгә сабыйлар сыман сөенә иде. Ни үкенеч, 2000 елның зәмһәрир салкын гыйнварында талантлы шагыйребез безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Ә менә тыйнак талант ияләренең үзе исән чагында үз китабын күрә алмавы янә бер үкенеч.

Хәтер сандыгында тәмам бикләнмичә, бәгырьләрдән җуелмыйча, еллар иләгендә шактый иләнеп, бик соңлап булса да ярый әле изге гамәлләр кылына. Әйтергә яраса, шагыйрь дигән мөкатдәс шәхеснең исемен мәңгеләштерү йөзеннән аның җан авазы белән язылган шигырьләрен ташка бастырып калдыручылар табылган икән, әлбәттә, бу — зур рухи кыйммәтләрнең берсе. Бу җәһәттән, бертуган Рәфит һәм Рәдиф Гатауллиннар, Рәшит Гатауллинның шигырьләрен сайлап алып, төзүчеләр сыйфатында 2008 елда Казанда бастыруга ирешкәннәр икән, әлбәттә, күркәм гамәл. “Сагышлы моңнар” дип аталган җыйнак кына, тыйнак кына, күңелләрне тетрәтерлек эчкерсез шигырьләр китабы һәммәбезне уйланырга мәҗбүр итә. Рәдиф абый бүләк иткән әлеге җыентыктагы “Сүрелмәс, сүнмәстер инде”, “Ничек чыдармын?!”, “Ярый әле шунда туганбыз”, “Кичер, әнкәй!”, “Мин озатам сине”, “Шул татар баласымын”, “Уфа – Казан”, “Ни җитми?”, “Үпкәләмим” һәм башка шигырьләре күңелләрне тора-тора әсир итә.
Әйткәндәй, Рәшит ага туган туфрак җылысын тоеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр сагышлы моңнарда бөтерелеп яшәде. Нәтиҗәдә, халыкчан шигырь юллары туган:

Сагышларым,
сагынуларым җыеп,
Бер җыр итеп
калдыралсам иде.
Януларым,
ярсуларым җыеп,
Йөрәкләрне
яндыралсам иде…

Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*