tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфганстанда “Мин татар” флешмобы узды
Әфганстанда “Мин татар” флешмобы узды

Әфганстанда “Мин татар” флешмобы узды

Әфганстан Ислам республикасында социаль челтәрләрдә  “Мин татар” исемле флешмоб оештырдылар. Илдәге барлык татарларны берләштерү максатыннан үткәрелгән акциядә 10 меңләп кеше катнаша.

Флешмобны Әфганстандагы татар мәдәни фондының яшь активистлары уздырган. Аларның берсе – Ходжат Надери Бөтендөнья татар конгрессына әфган татарлары өчен татар теле онлайн-курсларын оештыру турындагы үтенеч белән дә чыккан иде.

Исегезгә төшерәбез, быелның 13 нче мартыннан Әфганстан хөкүмәте карары нигезендә, биредә гомер итүче татарлар үз милләтен электрон паспортта да күрсәтә ала. Моңа кадәр мондый хокуклары юк иде. Һәм милләт графасында, Конституциягә кертелгән теләсә кайсы башка милләтне язалар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*