tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы уздырылды
Киров өлкәсендә «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы уздырылды

Киров өлкәсендә «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы уздырылды

2021 елның 20 мартында Киров өлкәсе татарларының мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешмасы тарафыннан Киров өлкәсенең Вятскополянский районы Кызыл Алан бистәсе «Домостроитель» мәдәният һәм ял үзәгендә VIII Төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы уздырылды. Фестивальдә Татарстан Республикасы Кукмара районыннан, Киров өлкәсенең Вятскополянский районыннан 137 конкурсант катнашты.
Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты: «Иң яхшы баянчы», «Иң яхшы гармунчы», «Иң яхшы инструменталь ансамбль», «Иң яшь башкаручы», «Вокал», «Халык биюе».

Татарстан Республикасы Кукмара балалар музыка мәктәбенең «Шаян егетләр» яшь гармонистлар ансамбле гран-при яулады һәм Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләгенә лаек булды.

Жюри эшендә Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Ләйсән Илгиз кызы Галимова һәм Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәгенең халык иҗатын үстерү бүлеге мөдире Лилия Хаматхарис кызы Җиһаншина катнашты.

Татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда дистә елга якын зур урын алып торган әлеге бәйгене оештырган өчен, Киров өлкәсе татарларының мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фасхетдинов Рәүф Хәлим улына аерым зур рәхмәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*