tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург шәһәрендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар
Екатеринбург шәһәрендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Екатеринбург шәһәрендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган чаралар Свердловск өлкәсендә дә узды. Милләттәшләребез шагыйрьнең Екатеринбург шәһәрендә куелган һәйкәле янына да җыелды. Җәлилгә һәйкәл биредә узган елның октябрь аенда урнаштырылган иде.  Бу Уралда яшәүче татар халкы өчен гаять мөһим вакыйга булды.

Бүген, 15 февраль көнне,  һәйкәл янына күп кенә милләттәшләребез җыелды. Шагыйрьне хөрмәтләп чәчәкләр салдылар. Чарага килүчеләрне Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов сәламләде. Һәйкәл янында шагыйрьнең шигырьләрен укучылар да күп булды.

Фәвия Сафиуллина

Екатеринбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*