tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әкият иле? Юк, Актаныш районының Иске Кормаш авылы урамы
Әкият иле? Юк, Актаныш районының Иске Кормаш авылы урамы

Әкият иле? Юк, Актаныш районының Иске Кормаш авылы урамы

Монда тылсымлы әкият сыннарын һәм “Актаныш таңнары”ның 90 еллык олуг юбилее уңаеннан күңелле композиция.

Тәрҗимә апа һәм Данияр абый Әскәровларның йорт алдында әнә шундый сихри әкият персонажлары урын алган. Авыл халкы алар янында үткән саен фотога төшә.

Бу матур парның куллары алтын. Капка алдындгы персонаж сыннарын алар үзләре эшләп, буяган. Үзләренең якыннарын, йөрәк парәләренә генә түгел, бөтен авыл халкына якынлашып килүче Яңа ел кәефе бүләк иттеләр бу күркәм гаилә.

Әскәровлар – даими укучыларыбыз, “Актаныш авазы” ТВның программаларын да зәңгәр экраннардан яратып көтеп алучы тугры тамашачыларыбыз, радиобызны да үз итәләр, Тәрҗимә апа – актив хәбәрчеләребез сафында.

Алар “Татмедиа” АҖ игүлан иткән “Ә безнең ишегалдында…” конкурсына да тәүгеләрдән булып кушылдылар. Конкурсантларыбызга зур уңышлар телик, дуслар! Районыбыз данын еракларга таратырга лаек кешеләр алар.

Дөньялар тынычланып, барыбыз да сәламәтлектә, җан тынычлыгында, шатлыкларда үткәрергә язсын өр-яңа елны!

Юлай НИЗАЕВ. Автор фотолары.

t.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*