tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт спортчысы көрәш буенча бөтенроссия турнирында призлы урын яулады
Әлмәт спортчысы көрәш буенча бөтенроссия турнирында призлы урын яулады

Әлмәт спортчысы көрәш буенча бөтенроссия турнирында призлы урын яулады

23-26 сентябрьдә Казанда 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча РСФСРның атказанган тренеры М.Сәхәбетдинов истәлегенә VIII Бөтенроссия турниры узды. Әлмәттән Ильяс Зиннуров 67 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады.

Ярышларда Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 410 спортчы катнашты. Татарстан Республикасын, җыелма команда составында, Әлмәттән биш көрәшче тәкъдим итте.

Ильяс Зиннуров Россия Федерациясенең яшүсмерләр җыелма командасының төп составына керде.

Шулай ук Әлмәттән тагын бер көрәшче — Насыйбуллин Гадел дә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Гадел өч көрәштә Новосибирск, ЯНАО, Төмән өлкәсе көндәшләреннән өстен чыкты, ләкин 3 урын өчен көрәштә Чечня спортчысы белән көрәштә хата җибәрде һәм 5 урынны яулады.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*