tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында стелла урнаштырдылар
Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында стелла урнаштырдылар

Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында стелла урнаштырдылар

Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында символик стелла урнаштырдылар.

Проектны оештыручы һәм инициаторы — «Шәех Сәед» мәдрәсәсен тәмамлаган, хәзер Селәү авылы мәчете имамы булып эшләүче Равил хәзрәт Арсланов, дип хәбәр итте үзенең Фейсбуктагы аккаунтында «Шәех Сәед» мәдрәсәсе директоры урынбасары Али Хәбибуллин.

Стелла авылга керә торган җирдә урнашкан. Ярымай куелган ике шпиль авылда ике мәчет булуын күрсәтә, ә ачылган китап — татарларның, мөселманнарның белемгә омтылышын сурәтли.

Стелланың тексты авылның 300 еллык тарихы белән таныштыра, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*