tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллин премиясенә эшләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә
Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллин премиясенә эшләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә

Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллин премиясенә эшләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә

Әлмәттә агымдагы иҗат елы нәтиҗәләре буенча язучыларга, журналистларга, сәнгать әһелләренә тапшырыла торган Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә эшләр кабул итү дәвам итә һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Премия район башкарма комитеты карары белән Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә 4 номинация буенча бирелә. Номинацияләр түбәндәгечә:

  • Әдәбият (китаплар дәүләт нәшриятларында яки «Татнефть» Хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән булырга тиеш; теманың җирле төбәккә хас булуы мөһим);
  • Журналистика һәм публицистика (һөнәри эшчәнлектәге казанышлар; язмаларның актуальлеге; журналистлар бәйгеләрендәге җиңүләр исәпкә алына);
  • Сәнгать — рәсем, музыка, театр, хореографияне үз эченә ала (һөнәри осталык; сәхнә образы тудыру; башкару техникасы; артистлык; музыкаль башкару сыйфаты);
  • Җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге (фән, мәгариф, иҗтимагый оешма) (һөнәри эшчәнлектәге казанышлар; мәдәни кыйммәтләр, патриотик тәрбия мәсьәлә-ләрендә акцияләрне гамәлгә ашыру; чараларның әһәмияте; журналистлар бәйгеләрендәге җиңүләр; авторның гражданлык позициясе).

Комиссиягә эшләр белән бергә кандидатны күрсәтү турында гариза, коллегиаль орган карары, характеристика, әсәрләрне, эшләрне бастыру, күрсәтү көне һәм урыны турында белешмә, премиягә дәгъва итүчегә багышлап, матбугатта басылып чыккан мәкаләләр, рецензияләр тапшырыла.

Премиягә дәгъва кылучылар оешма, иҗтимагый һәм иҗат берләшмәләре, мәдәният учреждениеләре, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан күрсәтелә. Бәйгегә үз-үзеңне тәкъдим итү каралмаган.

Җиңүчеләр 26 апрельдә – Шигърият бәйрәмендә игълан ителәчәк.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*