tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә яңа мәчет ачылды
Әлмәттә яңа мәчет ачылды

Әлмәттә яңа мәчет ачылды

Агропоселокта «Нурлы» мәчетен ачу тантанасы булды.

2009 елда шәһәр башкарма комитеты тарафыннан мәчет өчен җир кишәрлеге бирелде, ә бер елдан соң төзелешкә беренче акчалар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүлеп бирелде. Нәкъ менә шул мизгелдән эшләр башлана. Шулай ук ярдәмне әлеге эшкә битараф булмаганнар да күрсәтә. 2017 елдан мәчетне финанслауга «Татнефть» компаниясе кушыла.

«Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм район Советы исеменнән сезне чын күңелемнән әлеге вакыйга белән котларга телим. Бу мәчет бөтен микрорайонның бизәге булыр дип ышанам. Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телим», – дип котлады Айнур Исхаков.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин барлык катнашучыларга мәчет төзүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм барлык мөселманнар йорты буларак мәчетләрнең мөһимлеген билгеләп үтте.

“Мондый яхшы башлангычларны хуплап, без татар мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән ислам традицияләрен саклыйбыз”, – дип ассызыклады ул.

Шулай ук мәчет төзелешендә ярдәм иткән барлык кешеләргә ТР мөфтие, Әлмәт мөхтәсибәте һәм «Нурлы» мәчете имам исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантана ахырында җыелучылар символик кызыл тасманы кисеп, мәчетнең эчке бүлмәләрен карадылар һәм көндезге намазга юнәлделәр.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*