tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән фильмның беренче фрагменты командага күрсәтелде
Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән фильмның беренче фрагменты командага күрсәтелде

Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән фильмның беренче фрагменты командага күрсәтелде

Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823 километр» фильмының 10 минутлык фрагменты төшерүдә катнашкан командага күрсәтелде. Беренче тамашачылар арасында бердәнбер журналист «Татар-информ» хәбәрчесе иде.

«Фильмны беркемнең дә күргәне юк. Без аны бүген стилистикасын күзаллау өчен генә карыйбыз. Эш, чыннан да, бик кызу бара һәм ул гыйнвар азагында әзер булачак», – диде фильмның продюсеры, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

«Без фильмны карап, кайсы якка таба баруыбызны бәяли алырбыз», – диде ул.

Режиссер командага күрсәтү өчен Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» хикәясе буенча төшерелгән фрагментын сайлаган иде.

Фильмның бу өлешендә Тинчурин театры артистлары Әлфия Хәсәнова, Лилия Камалиева, Гөлчәчәк Хафизова, Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов, Кариев театры артисты Илсаф Нәҗипов катнаша. Фильмның күрсәтелгән өлеше Саба районының Курсабаш авылында төшерелгән.

Фильм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында төшерелә. Программа буенча бюджеты – 4 миллион 770 мең сум.

Тулы метражлы нәфис фильмның сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар – Ирек ХафизовӘмир Галиәскаров. Продюсер – Миләүшә Айтуганова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*