tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан татарлары бию флешмобында катнашырга чакыра
Әстерхан татарлары бию флешмобында катнашырга чакыра

Әстерхан татарлары бию флешмобында катнашырга чакыра

24 октябрь көнне Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе «Биюче шәһәр» дигән беренче флешмоб уздыра.

«Кунакларны һәм катнашучыларны яшьләр бию буенча баттл, өлкән буынны үзенчәлекле татар вальсы көтә. Шулай ук концерт номерлары һәм бию ансамбльләре чыгышлары була», — дип хәбәр итә Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Чарага килүчеләр кайнар чәй белән дә сыйлана алачак. «Кунаклар тәмле камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйлана алачак. Барысы да массакүләм бию номеры белән тәмамланачак. Бәлки, ул Әстерхан тарихында иң күләмлесе булыр», — диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*