Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә кызы Динә Сәгыйтова – WorldSkills җиңүчесе
Әтнә кызы Динә Сәгыйтова – WorldSkills җиңүчесе

Әтнә кызы Динә Сәгыйтова – WorldSkills җиңүчесе

Казан шәһәрендә узган ( бәяләүчеләр Казанга килделәр) “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia – 2018)  VI  илкүләм   чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча Динә Сәгыйтова Татарстан данын Россия күләмендә яклап, 543 балл туплап,  беренче булды. Бу юлы инде Россия күләмендә җиңү яулады Динә!

   Казан Инновация университетының туризм һәм сервис факультеты студенты – Әтнә кызы Динә Сәгыйтова Татарстан Республикасының “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча җиңү яулады. 

   20 майдан 22 майга кадәр Казан шәһәрендә узган ( бәяләүчеләр Казанга килделәр) “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia – 2018)  VI  илкүләм   чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча Динә Сәгыйтова Татарстан данын Россия күләмендә яклап, 543 балл туплап,  беренче булды. Бу юлы инде Россия күләмендә җиңү яулады Динә!

Котлыйбыз һәм куанабыз. Яңадан -яңа җиңүләр насыйп булсын, Динә!

http://atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*