tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Европа татарлары альянсы идәрәсе якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!
Европа татарлары альянсы идәрәсе якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!

Европа татарлары альянсы идәрәсе якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!

Кадерле дуслар, милләтәшләр!

Узып баручы 2020 ел гади булмады. Авырлыклар булуга карамастан, бу ел безгә аралашу, милләтебезне берләштерә торган чаралар үткәрү өчен яңа алымнар табарга ярдәм итте.

Европа татарлары альянсының иҗтимагый оешмалары Татарстанның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларда, онлайн Сабантуйда һәм башка виртуаль  чараларда  актив катнаштылар. Моңа Конгрессның тагын да активрак эш алып баруы ярдәм итте, катлаулы шартларда без сезнең кайгыртуны тойдык.

Европа татарлары альянсының барлык иҗтимагый оешмалары исеменнән  безнең белән уңышлы хезмәттәшлек итүегез  өчен ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Киләсе ел татар халкы стратегиясен тормышка ашыру өлкәсендә әһәмиятле ел булыр дип ышанабыз.

Чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Киләсе елда барлык өметләр һәм теләкләр тормышка ашсын! Сезгә исәнлек-саулык һәм уңышлар телибез!

Ихтирам белән,

Европа татарлары альянсы идәрәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*