tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатих Кәримнең кызы, җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Кәримова Курган зиратына җирләнде
Фатих Кәримнең кызы, җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Кәримова Курган зиратына җирләнде

Фатих Кәримнең кызы, җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Кәримова Курган зиратына җирләнде

Җәмәгатьчелек фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримованы соңгы юлга озатты. Гомере буе әтисе исемен зурлап һәм пропагандалап яшәгән, яшь буынга патриотик тәрбия биргән шәхес Курган зиратына җирләнде.

Ләйлә Кәримованы соңгы юлга озатырга Башкортстаннан да делегация — Бишбүләк районының мәдәният бүлеге мөдире Елена Арефьева, Ает авылы җирлеге башлыгы Рәсил Гыймазетдинов, Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова килгән.

Калининград өлкәсе татарлары һәм Фатих Кәрим һәлак булган Багратионск авылы халкы венокларга заказ биргән. «Ул Багратионскига туган авылына кайткан кебек ашкына иде. Мин биредәге халык таный, белә, авылдашларын каршылаган кебек каршылыйлар иде», — дип сөйләде озату мәрасимен оештырып йөргән Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.

Башта озату мәрасиме, Ләйлә Кәримованың туганнары теләге буенча, Казанның 7 нче хастаханәсе янында була дип килешенсә дә, рәсми озату Курган зират комплексы территориясенә күчерелде һәм озата баручыларга автобуслар тәкъдим ителде.

Озату мәрасимен Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт алып барды. Ләйлә Кәримованы соңгы юлга озату мәрасименә Татарстан мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллин да килгән иде. Озатучылар арасында Фатих Кәримнең авылдашы, танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Казан театр училищесы педагогы Инсаф Абдулла, Ләйлә Кәримованың күп санлы хезмәттәшләре бар иде.

Фатих Кәримнең кызы, җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Кәримова 83 яшендә инфаркттан вафат булды. «Диагнозын табибларча әйтеп бирә алмыйм, йөрәге арыган диделәр. Бер атна-ун көн элек Ләйлә ханым белән сөйләшкән идек. Фатих Кәримгә һәйкәл куелу мәсьәләсе хәл ителүе турында әйтте», — диде Римзил Вәлиев.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*