tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фән Вәлиәхмәтов Башкортстанның Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде
Фән Вәлиәхмәтов Башкортстанның Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде

Фән Вәлиәхмәтов Башкортстанның Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде

19 март көнне, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров милләттәшләребезгә дәрәҗәле бүләкләр тапшырды.

Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Популяр җырчы Әнвәр Нургалиев һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Җәмил Әбделманов Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булдылар.

Башкортстанда туып, күп еллар бу төбәктә эшләп, бүгенге көндә Татарстанда иҗат итүче җырчылар Рөстәм Асаев һәм Лилия Букеева Башкортстанның атказанган артисты исемен алдылар.

Чын күңелдән котлыйбыз! Яңадан яңа үрләр яулавыгызны телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*