tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядә Нәүрүзне өч көн бәйрәм иткәннәр!
Австралиядә Нәүрүзне өч көн бәйрәм иткәннәр!

Австралиядә Нәүрүзне өч көн бәйрәм иткәннәр!

Көнгерәләр материгында яшәүче милләттәшебез Финзия Газизова да яз бәйрәмендә катнашкан:

– Мин Нәүрүздә өченче ел да катнашкан идем. Ул вакытта уйгырлар оештырган иде. Нәкъ бездәге Сабан туе шикелле булган иде. Карга боткалары пешереп, сыйланып үткәргән идек. 

Быел Нәүрүз өч көн дәвам итте. Ялгышмасам, оештыручылар Казахстаннан килгән студентлар. Алар грант откан һәм бөтен төрки милләтләр: үзбәкләр, татар-башкорт җәмгыяте, уйгырлар, казахлар бергә оештырды. Бик җылы мохит булды. Башта төрле милләтләр кунакларны сәламләде. Уйгырларның ипиләреннән авыз иттерделәр. Балаларга тәм-томнар әзерләнгән иде. Бик күп уеннар уздырдылар, биюләр күрсәттеләр. Мин үзем өченче көнгә генә бара алдым. Монда Нәүрүз икенче төрле. Күңелле булды. Татар җырларын ишеткәч, татар биюләрен күргәч бигрәк тә. Янымда Казахстаннан килгән апа утырды. Казахча җырлый башлагач, күңелләре тулды.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*