tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Яркәй авылында Зөһрә Исламова китапларын тәкъдир итү чарасы узды
Югары Яркәй авылында Зөһрә Исламова китапларын тәкъдир итү чарасы узды

Югары Яркәй авылында Зөһрә Исламова китапларын тәкъдир итү чарасы узды

19 март көнне Илеш районының Югары Яркәйнең үзәк китапханәсендә “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламованың “Бәхет ачкычы” һәм “Энҗе чәчәк” китапларын тәкъдир итү чарасы узды.

Чараны Илеш районы Югары Яркәй үзәк китапханәсендә эшләп килүче “Илһам” әдәби-музыкаль клубы әзерләде. Анда илешлеләр, Зөһрә Исламованың авылдашлары, туганнары, дуслары катнашты.

Шулай ук “Бәхет ачкычы” китабында үз урынын алган интервью, очеркларның геройлары: Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насыйпов, ​Башкортстанның атказанган артисты, профессор Фирдүс Шәрәфуллин, популяр автор-башкаручы, композитор Флёра Шәрипова, Уфа “Нур” татар дәләт театрының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина, кунаклар – Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов, “Роксана” радиосы журналисты Зәлия Хисами, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Сибәгатуллин, республика, халыкара конкурслар лауреаты Илнар Миңнекәев, “Әллүки” халык фольклор ансамбле, “Ак калфак” оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе җитәкчесе, Дүртөйле шәһәренең “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзасы Светлана Васикова, Чакмагыш “Чаткылар” әдәби берләшмәсе вәкиле Юлай Низаев һәм башкалар катнашты.

Шулай ук, Илеш муниципаль районы башлыгының мәгълүмати ресурслар һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Рөстәм Хисаметдинов, Илеш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиев та катнаштылар. Бай программа җыр-моң белән үрелеп, аны “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина югары дәрәҗәдә алып барды.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*