Казан үзәгендә урнашкан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы төзекләндереләчәк. Бу хакта еллык Юллама вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
“Безнең мәдәният объектларында вакыт уздыру уңайлы булырга тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм мисал итеп күптән түгел ачылган Милли китапханәне китерде.