tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Тукай әдәби музеена «Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре» лекциясе укылачак
Г.Тукай әдәби музеена «Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре» лекциясе укылачак

Г.Тукай әдәби музеена «Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре» лекциясе укылачак

Халыкара Туган тел көнендә Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре турында лекция
Габдулла Тукай «Туган тел» шигыренең нинди сүзләрен кабат үзгәрткән? Әсәр шагыйрь исән вакытта ук ничә тапкыр һәм кайсы шәһәрләрдә басылган? Тукай кайсы шәһәргә килгәч, аны «Туган тел» шигырен укып каршы алганнар? Бу сорауларга җавапларны белергә телисезме? Димәк сезгә 2023 елның 21 февралендә  Г.Тукай әдәби музеена «Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре» лекциясенә килергә кирәк. Лекцияне 9-11 сыйныф укучылары өчен Г. Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова укый.

Катнашу алдан бирелгән заявкалар буенча :

+7 843 590 86 67; WhatsApp +7 927 440 64 62
Уздырылу урыны: Г. Тукай әдәби музее (Казан, Г. Тукай ур., 74)
10.00 – татар телендә
12.00 – рус телендә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*