tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының бөек җырчысы Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алу
Татар халкының бөек җырчысы Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алу

Татар халкының бөек җырчысы Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алу

2023 елның 15 февралендә татар халкының бөек җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировның туган көнендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе аның каберен зиарат кылуны һәм үзе яшәгән йорт диварындагы мемориаль тактасына чәчәкләр салуны оештырды. Чарада мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашты. Яраткан җырчыбызның моңы буген дә куңелләрдә яңгырый, ул тамашачы хәтерендә яши. Бөек җырчыбызның рухы шат, урыны оҗмахта, кабере нурлы булсын. Исән булса, аңа 88 яшь тулган булыр иде.

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров – Росссиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Амплуа: Татар музыка сәнгатен пропагандалаган бөек җырчы, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012).

Мактаулы исемнәре, бүләкләре: ТАССРның (1964), РСФСРның (1974), атказанган артисты, ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981), РСФСРның (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Казан шәһәренең һәм Сарман районының шәрәфле ватандашы (2006), «Халыклар дуслыгы» ордены (1986), «Алтын аполлон» бүләге (2000) иясе, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре» өчен орденының беренче кавалеры, Россиянең «Лучшие люди России» дип исемләнгән Югары иҗтимагый бүләге иясе.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*