tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гает көннәрендә – гаилә бәйрәмнәре
Гает көннәрендә – гаилә бәйрәмнәре

Гает көннәрендә – гаилә бәйрәмнәре

Татарстан район һәм шәһәрләрендә Корбан гаете уңаеннан атна дәвамында шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре уза. Диния Нәзарәте мөхтәсибәтләре аларны парклар һәм мәчетләр янында, сабантуй мәйданнарында оештыра. Бәйрәм чараларына килүчеләрне бәйге-викториналар, эстафеталар, милли уеннар һәм спорт ярышлары каршы ала, шулай ук сәүдә нокталары һәм чәй эчү урыннары каралган. Чараларның күпчелеген балалар өчен төзелгән махсус программалар тәшкил итә. Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәмнәре Казан, Чистай, Лениногорск, Әлмәт, Мөслим, Кукмара, Балык бистәсе, Менделеевск, Чүпрәле, Мамадыш, Баулы мөхтәсибәтләрендә үтте инде, ә менә якшәмбе көнне (17нче июльдә) Балтач районы Бөрбаш авылында XV Мөселман балалар Сабантуе Татарстан Республикасында балалар өчен Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче иң зур чараларның берсе булачак.

Гает көнендә Әлмәт шәһәренең 12 мәчете пылаулар пешереп алып килеп, халыкны “Нефтьчеләр” паркында бушлай сыйлады. Балаларга уеннарда катнашып бүләкләр алу мөмкинлеге тудырылды. Ә мөхтәсибәт вәкилләре тарафыннан инвалидларга, сукырларга, күп балалы гаиләләргә корбан итләре таратылды.

Лениногорск шәһәрендә гает уңаеннан зур шәһәр бәйрәмендә татар халык милли уеннары, мөнәҗәтләр башкару, төрле эстафеталар үткәрелде, шәмаилләр ясау, учакта пешкән пылау, кыздырылган ит һ.б. булды.

Баулыда Корбан бәйрәме көнендә шәһәрнең “Нефтьче” паркында балалар өчен викторина, интеллектуаль һәм спорт уеннары үткәрелде. Соңыннан – аттракционнарда ял итү, тәм-томнар тарату оештырылды.

Менделеевск шәһәрендә С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае каршында балалар өчен Коръән бәйгесе үтте, аннары яшь химиклар өчен викторина узды. Бәйрәм коймагы белән авыз итү һәм ярминкә оештырылды.

Кукмара мөхтәсибәте район Сабантуе уза торган урында зурлап гаилә бәйрәме үткәрде. Биредә күпләгән бушлай аттракционнар эшләде, ярышлар, милли уеннар үтте, атларда йөрү, кызыклы викториналар булды, җиңүчеләргә зур бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм зурлап Туеш, Камышлы, Кәчемир, Олыяз, Югары Шәмәрдән, Ядегәр, Зур Сәрдек, Адай, Туембаш авылларында да үтте.

Чистай мөхтәсибәте “Камалия” үзәге белән берлектә “Татнефть Олимп” стадионында шәһәр халкы өчен гаилә бәйрәме оештырды. Әлеге чараның программасы татар халкының гореф-гадәтләре мохитен чагылдырды, шулай ук хәзерге заман үсеш технологияләренә урын бирелде. Стадионда милли кием һәм татар ашлары күргәзмәсе, татар милли бизәкләре белән чигү буенча мастер-класс оештырылды. Балалар Эбру техникасы белән суда язу, айти технологияләр зонасында шөгыльләнделәр. Сәхнәдән мөнәҗәтләр яңгырады, театральләштерелгән күренешләр, акробатлар чыгышы булды.

Лаеш шәһәре мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан хәйрия ярминкәсе узды, брошка, өстәл пеналы ясау буенча мастер-класс үтте. Балалар бушлай аттракционнарда уйнадылар.

Ә менә Азнакай шәһәренең “Юбилейный” стадионында 2000нән артык кешегә хәйрия ашы оештырылды. Аш мәҗлесенә мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр, авыл имамнары һәм аларның актив ярдәмчеләре, ветераннар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелды. Бу зур мәҗлесне үткәрү өчен район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре, эшмәкәрләр исеменнән ике сыер корбан итеп чалынды. Бәйрәмгә килә алмаган мохтаҗ кешеләргә итләр өйләренә таратылды.

Мөслим авылының “Кояшлы Ык” ял паркында, Баек һәм Иске Вәрәш авылларында Корбан гаетенә багышланган гаилә бәйрәмнәре үтте. Килгән кунаклар өчен Коръән уку, тирән мәгънәле вәгазьләр һәм кызыклы ярышлар әзерләнгән иде.

Шундый ук гаилә бәйрәмнәрен Мамадыш мөхтәсибәте Яңа Комазан авылы Сабантуй мәйданында һәм Балык бистәсе мөхтәсибәте исә район Сабантуе үтә торган урында оештырды.

Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан зурлап “Корбан Фест” гаилә фестивале узды.Ул быел Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бишенче тапкыр уздырылды. Гаилә бәйрәменең төп темасы булып Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы торды. Бәйрәмнең сценарие ислам таралу тарихын яктыртуга юнәлдерелгән иде.

Бу атнаны якшәмбе көнне Балтач районы Бөрбаш авылында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан зурлап үткәрелүче Россиякүләм XV Мөселман балалар Сабан туе шулай ук бай программа белән сөендерәчәк. Милли бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән беррәттән, күпләгән татар зыялыларының, танылган шәхесләрнең кайтуы көтелә. Балалар үз көчләрен 30га якын милли уенда сыный алачак. Ә иң төп ярыш – татар көрәше. Ул 2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк булган, 18 яше тулмаган егетләр арасында 35, 50, 65, 75 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан авыррак үлчәүләрдә оештырыла. Төп бүләк – скутер. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләкләр каралган. Сабан туе 17нче июльдә Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00-дә башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*